23 февральдә «Барысы да җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, «Барысы да җиңү өчен!»  Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак.

Аны «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрергә мөмкин булачак. Трансляцияне шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә «ТНВ» телеканалы төркемендә карарга мөмкин (https://clck.ru/33b3ZW).

Башлану-иртәнге 10да. Инициатор-Бөтенроссия халык фронты.

Теләге булган һәркем марафонга кушыла һәм үз теләге белән катнашучыларга һәм мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итә алачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International