Тырышлыкка зур бәя

2013 елның 6 августы, сишәмбе
Киң колач белән башланып киткән урып - җыю эшләренә көнаралаш явып торган яңгырлар комачаулык итсә дә, игенчеләр төшенкелеккә бирелми. Һава торышлары аз гына мөмкинлек бирү белән, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырдан кайтып керми алар. Хезмәтләренә карата үз җитәкчеләренең генә түгел, район башлыгының да кызыксынуын, даими контрольдә тотуын белгәч, игенче-механизаторларыбыз тагын да тырышыбрак эшли. Һәрбер комбайнның маркасына карап көнлек суктыру нормасы билгеләнү, арттырып үтәгән очракта, кызыксындыру чарасы буларак, район башлыгының махсус премияләре булдырылу турында язган идек инде. Эшнең нәтиҗәсе буларак, урып-җыю эшләре башлаганнан бирле 39 кеше тиешле нормаларын арттырып үтәгәннәр. 6 август көнне район башлыгы Мәҗит Салихов кабаттан район кырларына рейд ясады, алдынгы комбайнерларны бүләкләде.

Рейдыбызның беренче тукталышы "Сосновка" хуҗалыгында булды. Район башлыгы игътибарыннан бер әйбер дә читтә калмый. Юл уңаеннан чүп үләне басып, ташландык кырларга әйләнгән басу буенча да катгый сөйләшүләр булды. Хуҗалык җитәкчесе Расих Гайнетдинов әлеге хәлдән чыгу юлын үләнне чабып сенажга салу һәм җирне парга сөрүдә күрә. Ә менә 160 гектарлы солы басуына карап күңел сөенерлек. Корылык елы өчен игеннең уңышы бик яхшы. Иртә яздан чәчү, җирне тиешенчә эшкәртү нәтиҗәсе диләр белгечләр. "Сосновка" ҖЧҖ дә урып-җыю эшләренең 40-45 проценты гына башкарылган әле. 350 гектарда көзге арпа җыясылары бар. Бүген - иртәгә бирегә комбайннар отряды килергә тиеш. Хуҗалыкта 32 кеше эшли, параллель рәвештә мал азыгы әзерләү эше бара. 1000 тонна сенаж һәм 5 тонна яшел азыкка өстәп, кукуруз һәм салам хәстәрләнә.

"Чишмә" ҖЧҖ басуларындагы очрашу күңелле миссиядән башланды. Хуҗалыкның алдынгы комбайнеры Виталий Филюшин 5500 ц икмәк суктырып, район башлыгының махсус премиясе һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Виталий Викторович биредә алтынчы сезонын эшли.

- Һава торышлары яхшырып китсен дә, техника ватылмасын. Без эштән курыкмыйбыз. Икмәк үстерү, аны җыюда катнашу үзе бер горурлык», - ди ул.

Икенче механизатор - Николай Майоров "Татнефть-Ремсервис"та машинист - күтәрүче булып эшләсә дә, хуҗалыкта үз кеше. Урып-җыю эшләре чорында ял алып, ул өченче ел инде биредә хезмәт куя. Авыл хуҗалыгындагы гомуми стажы 36 сезон. Эшкә үткән айның 29ында гына керешкәнлектән, билгеләнгән нормаларны үтәргә омтыла.

"Чишмә" ЯАҖ нең 750 гектарда бөртекле, 1200 гектар азык культуралары исәпләнә. Без тукталган арпа басуында уртача уңыш 10-12 центнер тирәсе. 3 комбайнер бер генә сәгатьне дә бушка уздырмаска тырышалар. Хуҗалыкның җитәкчесе Александр Горохов билгеләп узганча, агымдагы елда авыл хезмәтчәннәренең өметләре акланмады. Уңышка күпме механизаторның көче, средстволар, ашлама, ягулык исраф ителде. Бүген исә төп максат - басуларда булганын югалтуларсыз җыеп алырга. Хуҗалыкта урып-җыю эшләренең якынча 50 проценты тәмамланган. Дәүләткә 300 тоннадан артык икмәк тапшырганнар, шул хисаптан 1 млн. 350 меңлек лизинг бурычын каплаганнар.

Өченче тукталышыбыз Токарликов исемендәге җәмгыять басуларының Рус Акташы бүлегендә булды. 5 комбайн бердәм булып басуларны иңлиләр. Механизаторлар Андрей Федосеев, Владимир Александров, Валентин Матюшин, Юрий Петров, һәм Александр Уливанов район башлыгы Мәҗит Салихов кулыннан Рәхмәт хатлары һәм премия алдылар. Басуда һәр минут кадерле. Шуңа күрә, бүләкләү чаралары да тантаналы рәвештә, ләкин тиз һәм оператив башкарылды. Токарликов ААҖ ендә 19 комбайнер исәпләнә, 7 механизатор "СМП-Нефтегаз"дан ярдәмгә килгән. Урып-җыю эшләренең яңадан 50 проценты бар әле.

"Союз- Агро" ҖЧҖ Кузай региональ производство комплексында тузан кубарып борчак суктыралар иде. РПК директоры урынбасары Рифкать Мусин сүзләренә караганда, хуҗалыкның 16,5 мең гектарда бөртекле культуралар җыясы бар. Шуның 3 мең гектары көзге бодай, уңыш 27 центнердан да югары булган. Хәзерге вакытта югары сыйфатлы орлыкларны 7 мең гектарда чәчүгә әзерләнәләр. 200 гектардагы арпадан уртача 15 центнер уңыш чыга. 320 гектардагы борчак басуларының 200 гектарында эш төгәлләнгән инде. Хуҗалыктагы урып - җыю эшләре 20 процентка үтәлгән.

Кузай РПКсының игенчеләре дә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм премиягә лаек булды.

"Первомайский" ЯАҖ җитәкчесе Ринат Хәмдиев безне көзге арыш басуында каршы алды. "Яңгыр яуганга кайгырырга түгел, шатланырга гына кирәк. Тырышып эшләсәк, урып-җыюларны үз вакытында тәмамларбыз,"- дип өметләнә ул. Хуҗалык дәүләткә 220 тоннадан артык икмәк тапшырган инде. Средстволарны техника яңартуга юнәлтәләр.

6 август көнне махсус премия 22 игенче-механизаторга тапшырылды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләп узганча, республика җитәкчелеге, Президент тарафыннан көн саен урып - җыю эшләренең кимендә 5-6 проценты башкарылырга тиеш дигән бурыч куелган.

- Һава торышы иркенләп эшләргә мөмкинлек бирми, шуңа да һәр сәгатьнең, минутның кадерен белергә кирәк. Бүген без район хуҗалыкларында булдык, күргәнегезчә, һәр җирдә эш кайный. Язгы культураларны суктыру эшенә яңа гына керешүчеләр дә бар. Гомумән алганда, райондагы урып- җыю эшләренең 30-32 проценты башкарылган, уртача уңыш 20 центнер тирәсе. Әлеге вакыт эчендә өчәр, хәтта дүртәр премия алучы игенче -механизаторларыбыз да. Алар башкарган нормалары белән кызыксыналар, ярыш рухы яхшы нәтиҗәләр бирә дип саныйм. Бүген төп бурыч – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу, киләсе ел уңышына нигез салу. Авыл хуҗалыгы белән беррәттән башка мөһим мәсьәләләрне дә читкә куярга ярамый. Агымдагы ел Әлмәткә - 60, Татарстан нефте табылуга -70 ел тулу белән үзенчәлекле. 31 август көнне Президентыбыз Рөстәм Миннеханов катнашында юбилей чаралары уздырылачак. Басуларда эш тиешенчә оештырылмаса, икмәк булмаса, әлеге бәйрәмнең дә мәгънәсе кимер иде. Шуңа да уртак тырышлык, уртак көч белән хезмәт итәргә кирәк, - дип ассызыклады Мәҗит Салихов журналистларга биргән интервьюсында.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International