Әлмәттә шарлавыклы буаларның җиденче чираты ачылды

2013 елның 5 августы, дүшәмбе
Нефтьчеләр калабызга юбилейлар алдыннан гына тагын бер күркәм бүләк ясадылар – шарлавыклы буаларның соңгы, җиденче чираты файдалануга тапшырылды.

Әле кайчан гына бу урыннарда чокыр-чакыр, чүп үләннәр үсеп утыра иде. Аның калабызның гүзәл почмагына әйләнәсенә беркем дә ышанмады һәм хәтта күз алдына да китерә алмады. Бүген исә шарлавыклы буалар – әлмәтлеләрнең, калабызга килгән кунакларның иң яраткан урыны. Кешеләр генә түгел, үрдәкләр дә үз итте аны. Салкын көннәр дә куркытмый кошларны, шарлавыклы буалардан аерыласылары килмичә, менә ничә ел инде кышны биредә уздыра алар.

Калабызда шушындый үзенчәлекле, кабатланмас шарлавыклы буалар төзү идеясе “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновта Германиянең Баден-Баден шәһәрендә булганнан соң туа. Биредә яшәүчеләрнең үзләренең сулыкларын шулкадәр яратып карап тотулары сокландыра аны һәм “Ә нигә Әлмәттә дә моны эшләмәскә?” дигән хыял-теләк тудыра. Күп тә үтми әлмәтлеләр Алман иленә барып тәҗрибә өйрәнеп кайта. Шулай итеп, нефтьчеләр проектны тормышка ашыруга керешә.

– Комплексны ясау шәһәр күлен реконструкцияләүдән башланды, – дип искә алды ул елларны “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов тантанада чыгыш ясап. – Бу эш “Елховнефть” идарәсенә йөкләтелде. Күл территориясендә зур эш башкарылды, су ләмнән чистартылды, мәйдан арттырылды, җәяүлеләр сукмагы ясалды, төзекләндерү, яшелләндерү алып барылды. “Нептун”, “Айсберг” клублары биналы булды.

Тиңе булмаган әлеге архитектур комплекс шәһәр күленнән башлангыч алып Бигәш аша Комсомол паркына кадәр сузылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шарлавыклы буаларның һәрбер чираты үзенчәлекле.

Икенче этаптагы эшләр “Ямашнефть” идарәсе карамагына тапшырылды. Шарлавыклы буаларның бу урынында ясалган күперне халык шунда ук Гашыйклар күпере дип атый башлады. ЗАГСтан соң бирегә килмичә калган яшь парлар юктыр, мөгаен. Теләкләр әйтеп күпер аша узу, йозаклар калдыру матур традициягә әйләнде.

Күркәм үзгәрешләр эстафетасын “Әлмәтнефть” идарәсе кабул итеп ала һәм ул шарлавыклы буаларның калган чиратларына да кураторлык итә. Кешеләргә уңайлы булсын өчен ясалган Шевченко һәм Ленин урамнары аша җир асты юллары велосипедчыларга да тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлекләр ача. Бүген көннең, кичнең кайсы гына вакытында шарлавыклы буалар аша узма, анда һәрвакыт ял итеп утыручы, гүзәллеккә хозурланып йөрүче кешеләрне, велосипедчыларны, чаңгыларын роликлы тимераякка алыштырган спортчыларны, бала арбасы этеп йөрүчеләрне очратырга була. Балалар өчен ясалган уен мәйданчыклары да һәрвакыт шатлыклы авазлардан яңгырап тора.

Кечкенә-кечкенә сулыкларда карп, ак амур, толстолобик кебек балыклар үзләрен яхшы хис итә. Яр буйларында тезелеп киткән һәвәскәр балыкчыларны сулыклардан һич кенә дә аерырмын димә.



Баш нефтьче күләмле һәм авыр хезмәт таләп ителгән әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларның һәммәсенә аерым-аерым рәхмәт белдерде, компаниянең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Бу безнең шәһәрдә яшәүчеләргә нефтьчеләрдән Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан бүләк. Без сезнең җитәкчелектәге шәһәр власте калабызда яшәүчеләр һәм кунаклар белән берлектә күңел биреп, халкыбыз турында кайгыртучанлык күрсәтеп төзелгән әлеге искиткеч ял итү урынын тәртиптә һәм төзек килеш тотар дип ышанабыз, – баш нефтьче район башлыгы Мәҗит Салиховка әнә шундый теләкләр белән бердәм архитектур комплекска сертификат бүләк итте.

Район башлыгы “Татнефть”нең шәһәр үсешенә һәм аның чәчәк атуы хакына ел саен зур өлеш кертүе, мәктәпләр, социаль ипотека буенча йортлар, башка объектлар, юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерүләре өчен зур рәхмәтен җиткереп, әлмәтлеләр исеменнән шарлавыклы буаларны гына түгел, нефтьчеләр тарафыннан төзелгән башка объектларны да карап тотарга ышандырды, шарлавыклы буалар төзелешендә актив катнашучыларны район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләде. Шәһәрдә яшәүчеләр вәгъдәләрендә торыр, яшь буында сакчыл караш тәрбияләүгә зур өлеш кертер дип өметләнәсе килә.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International