Район башлыгы Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәше янына барды. Яшь ананы улы туу белән котлап, Тимур Нагуманов егетләребез өчен гомумән гаиләнең һәм аларның гаиләләренең тыныч булуының мөһимлеген билгеләп үтте.
- Сезнең гаилә башлыгы хәзер үзенең гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Бу хөрмәткә лаек. Чын күңелдән Сезгә зур бәхет һәм нык сәламәтлек телим! Җиңүчебезнең тизрәк өйгә кайтуын көтәбез! - диде район башлыгы.
Яңа туган малай Алан гаиләдә икенче бала. Хәзер алар өчесе әтисенең кайтуын көтәләр.