Әлмәтлеләр яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант ала алалар

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс үткәрү турында игълан итә. Конкурсның максаты-проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек яшьләр катнаша ала. Конкурсның гомуми фонды-7 млн сум. Җиңүчеләр яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр грант рәвешендә ярдәм алачак. Конкурс 14 номинация буенча үткәрелә. Конкурска гаризалар 2023 елның 2 мартына кадәр «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша кабул ителә (https://subsidiya.tatarstan.ru/landing).

Контакт мәгълүматлары: профессиональ һәм иҗади үзләштерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Бузина Маргарита Владимировна, тел.: 8 (843)222-91-79, эл. почта: Margarita.Buzina@tatar.ru.

Конкурс номинацияләре?

- яшьләрнең иҗади инициативалары,

- СЯРнә ярдәм итү буенча яшьләрнең инициативалары,

- яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативалары,

- патриотик тәрбия,

- яшьләрнең ирекле (волонтер) инициативалары,

- яшьләр медиасы,

- яшьләрнең фәнни инициативалары,

- социаль эшмәкәрлек,

- яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау,

- инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар,

- гаилә кыйммәтләрен ныгыту,

- карьера һәм профессиональ үз-үзеңне тормышка ашыру,

- мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара багланышлар,

- яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International