Әлмәт шәһәре прокуратурасы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Районда хезмәт коллективларының хисап җыелышлары дәвам итә. Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәре прокуратурасының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде.

Эш киңәшмәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, хокук саклау һәм контрольлек итү органнары җитәкчеләре катнашты.

Шәһәр прокуроры Дамир Яфизов үз докладында ведомство эшенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте, эшмәкәрлек эшчәнлеге, товарлар сатып алу, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык, башкарма производство, медицина ярдәмен тәэмин итү, юл хәрәкәте иминлеге темаларын ассызыклады.

Шәһәр прокуратурасында атна саен район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә икътисадтагы вәзгыятьне савыктыру, салым түләүләре буенча бурычларны бетерү, Пенсия фондына, социаль иминият фондына, хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү, дәүләт һәм муниципаль заказ өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара совет үткәрелә. Хисап елында шундый 30 утырыш үткәрелде, төрле милек рәвешендәге 147 предприятие чакырылды, 17 оешмада минималь хезмәт хакы буенча бурычлар билгеләнде. Күрелгән чаралар буенча 90 нан артык хезмәткәр алдында хезмәт хакы буенча гомуми суммасы 3,8 млн сумнан артык бурыч түләнгән.

Хезмәтне саклау ведомство эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. 2022 елда 138 закон бозу очрагы ачыкланган (2021 ел - 91), алар буенча 49 күрсәтмә кертелгән, 19 кеше административ җаваплылыкка тартылган, судка хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру буенча чараларны үтәү бурычын йөкләү турында 2 дәгъва җибәрелгән.

Дамир Яфизов үз докладында Башкарма производство өлкәсендәге гамәлләрнең законлы булуына басым ясады.

- 2022 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан гражданнарның 595 мөрәҗәгате каралды, шуларның 45% тан артыгы канәгатьләндерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Суд приставларының башкару гамәлләренә кагылышлы 159 закон бозу очрагы ачыкланды, - дип ассызыклады шәһәр прокуроры.

Прокуратура тарафыннан милли проектлар буенча тормышка ашырылган таләпләрнең үтәлеше һәм эшнең сыйфаты, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү, закон бозып гаилә белеме алу, 1 һәм 10 нчы сыйныфларда балаларны кабул итү, мәктәпләрдә акча җыю, мәгариф объектларының террорчылыкка каршы яклануы күзәтелә.

Ведомство шәһәр һәм район гражданнарының актуаль проблемаларына интернет-ресурсларны, электрон газеталарны даими мониторинглый, шулай ук гражданнар мөрәҗәгате буенча җавапларның срокларын һәм нигезлелеген саклый.

"Хәзерге заман шартлары бездән югары фидакарьлек, оперативлык, принципиальлек һәм ачыклык таләп итә", - дип чыгышын Дамир Яфизов тәмамлады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Тимур Нагуманов 2022 елда прокуратура эшенең җайга салынуын һәм системалылыгын билгеләп үтте.

-Хезмәт хакы буенча булган бурычларны түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү буенча вакытында гамәлләр кылу, әлеге мәсьәләләр буенча башка ведомстволар белән эшләүне нәтиҗәле оештыру безнең гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итә, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул шәһәр прокуратурасы коллективына бердәм хезмәтләре, әлмәтлеләрнең тормыш-көнкүрешенә кагылышлы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International