Февраль аеннан социаль түләүләр 11,9 процентка арта

2023 елның 3 феврале, җомга

1 февральдән Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсе тарафыннан 2023 елда Фонд тарафыннан бирелә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9% ка индексацияләнгән.

Бу айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы, ана капиталы, производстводагы һәм һөнәри авырулардагы бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча түләү, күмүгә пособие, бала туган вакытта бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.

Социаль түләүләрнең һәм ярдәм чараларының артуы Росстат тарафыннан билгеләнгән 2022 елдагы инфляция дәрәҗәсе нигезендә булачак. Шул ук вакытта индексация яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә карата гына башкарыла.

Айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Татарстанның 300 меңнән артык федераль льготникына, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре инвалидларына, ветераннарына, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарга, Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башка гражданнарга түләнә торган иң күп күләмле социаль түләү.

Бер үк вакытта социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче (НСУ) да 11,9 процентка индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: НСУ алуга хокуклы федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин, аның күләме индексацияләнгәннән соң 1 470 сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталы суммасы индексацияләнгәннән соң 586 946 сум (беренче бала туганда), икенче бала туганда 188 682 сум өстәмә тәшкил итәчәк. 775 628-ана капиталының тулы суммасы. Исегезгә төшерәбез, ана капиталының тотылмаган акчалары да индексацияләнә. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең индексацияләнгән күләме – 22 909 сум, ә йөклелек һәм бала табу буенча – 859 сум; җитештерүдә бәхетсезлек очрагында бер тапкыр бирелә торган түләү – 131 700 сум, күмүгә пособие-7 800 сум.

 

Контакт-үзәк СФР ТР буенча бүлекчәсе 8 800 6-000-000

КС 074 кайнар линия телефоны

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-29

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International