Электрон мәгълүмат белән чит ил паспортлары бирүгә гаризалар кабул итү вакытлыча туктатылды

2023 елның 3 феврале, җомга

«Россия Эчке эшләр министрлыгына бәйле булмаган техник сәбәпләр аркасында, 2023 елның 2 февраленнән миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр тарафыннан мәгълүматның электрон йөртүчесе булган Россия Федерациясе гражданинының чит ил паспортларын бирүгә яңа гаризалар кабул итү вакытлыча туктатып тора.

Хәзерге вакытта, вәзгыятькә карап, элек бу хезмәткә гариза биргән гражданнар тарафыннан чит ил паспорты алу тәртибе тәкъдим ителә.

Мәгълүматның электрон йөртүчесе булган чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен бирелгән гариза һәм Россия территориясеннән тиз арада чит илгә чыгу зарурлыгы булганда, дәүләт пошлинасын түләгәндә 5 ел гамәлдә булу срогы белән чит ил паспорты рәсмиләштерелә.

Электрон мәгълүмат белән чит ил паспорты биргән өчен дәүләт пошлинасы гариза бирүченең дәүләт хезмәтен алудан баш тартканда кире кайтарылачак.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, хәтта мәгълүматны электрон йөртүче белән чит ил паспорты бирү турындагы гариза КФҮДӘГЕ «Криптобиокабина» аша бирелгән очракта да.

Барлык гаризалар буенча да паспортлар рәсмиләштереләчәк һәм әзер булган саен биреләчәк», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International