Әлмәттә Медицина десанты

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда «Панорама» сәүдә үзәгендә СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Россиянең төрле шәһәрләреннән Медицина десанты студентлары-медиклары белән берлектә, «Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының «Яшьләр даирәсендә ирекле ярдәмчелекне үстерү» номинациясендә социаль инициативалар конкурсы нәтиҗәләре буенча алынган грант акчалары хисабына тормышка ашырылган ирекле акция уздырды.

Бу акция кысаларында шәһәр халкы ВИЧ-инфекция, глюкоза, кан басымын үлчәделәр, белгечләр консультациясен алдылар.

Медицина десанты белән уртак акцияләр икенче ел уздырыла һәм шәһәр халкы кызыксынып кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International