Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген экстрим-парк территориясендә Әлмәт муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре өчен оештырылган узыш булды. Ярышта 80нән артык кеше үз көчен сынап карарга булды. Чара чаңгы спортын популярлаштыру һәм катнашучыларның сәламәт яшәү рәвешен саклау максатыннан оештырылды.

Чаңгычылар, икешәр старт алып, 2,2 километр араны уздылар. Һәр парның киләсе пардан интервалы 30 секунд иде. Финал нәтиҗәләренә дистанцияне узган вакыт гына түгел, ә яшь гандикабы да йогынты ясады. Шулай итеп, катнашучы олырак булган саен гандикап та күбрәк. Катнашучылар өчен кайнар ризыклар да оештырылды.

Ярышлар йомгаклары буенча бүләкләү тантанасын район башлыгы Тимур Нагуманов үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен норма булырга тиеш.

- Чынлап та кышкы, кояшлы һава торышы, һәм эш атнасын сез спорт бәйрәмендә төгәлләдегез. Яхшы традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов .

Хатын - кызлар арасында пьедестал түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Зөлфия Шәйдуллина, ӘМР ФБП рәисе, 2 урын - Разилә Әхмәтвәлиева, КДН һәм ЗП эшчәнлеген оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече, 3 урын–Наталия Грачева, Урман-Кәләй авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары.

Ир-атлар арасында ӘМР төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илшат Насыйбуллин җиңүче булды. 2 һәм 3 нче урыннарны Сәрән авыл җирлеге башлыгы Рифат Рәхимҗанов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Севастьянов бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International