Россия студентлары көнендә Әлмәттә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Студентлар кубогы өчен» турниры узды. Мини-футболда шәһәрнең югары һәм урта уку йортларыннан 10 команда катнашты һәм 80гә якын студентны берләштерде.
Уен нәтиҗәләре буенча: 1нче урынны Әлмәт политехник техникумы, 2нче урынны ӘДНИ, 3нче урынны АТЭТ алды.
Шулай ук бу көнне үзләренең видео-котлауларын әзерләгән уку йортларыннан килгән командаларны бүләкләү һәм тавыш бирү булды. Иң яхшылар өчен тавыш бирү Бүген «Әлмәт яшьләре» төркемендәге медиа-мәйданчыкта узды. Анда Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы җиңүче булды.