Әлмәтлеләр «Александр Невский исемендәге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадетлар корпусы» ФГКОУда уку өчен документлар тапшыра алалар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда «Александр Невский исемендәге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадетлар корпусы» ФГКОУда гражданнарны 8 сыйныфка укырга чакыралар. 2022елның 5нче сентябрендә расланган «Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы» кадетлар корпусы «Махсус исем бирелгән мәгариф оешмаларында укучы балаларга акчалата түләүләрне гамәлгә ашыру турында» 1560нчы номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан укучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнгән һәм түләнә.

2012 елның 29нчы декабрендә расланган «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ нче Федераль закон нигезендә, кадетлар корпусына рус теле, математика, тарих һәм чит тел буенча керү сынаулары, кандидатларның укуга психологик әзерлеген, физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук аларның иҗтимагый, иҗади һәм спорт казанышларын бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Керү сынаулары 2023 елның 1-20 июнендә үткәрелә.

2022 елның 11 февралендә кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Чара 9.30 сәгатьтә Мәскәү шәһ., Маршал Чуйков ур., 26 адресы буенча башлана.

Кадетлар корпусына Документлар 2023 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Керү имтиханнарын тапшыру тәртибе белән кадет корпусларының рәсми сайтында танышырга мөмкин http://kkskr.ru «Керүчеләр» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International