Район башлыгы Әлмәт Тикшерү комитеты хезмәткәрләрен тәбрикләде

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнвар - РФ Тикшерү комитетының оешу көне. Бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре ведомствосында оешуга 12 ел тулу уңаеннан район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында тантаналы чара узды.

- Аерым федераль структура сыйфатында 12 ел эшләү дәверендә Тикшерү комитеты үзенең нәтиҗәлелеген раслады, хокук саклау системасындагы төп структураларның берсенә әверелде. Нәкъ менә сезнең хезмәт башка хокук саклау органнары хезмәттәшләре белән берлектә кешеләргә гаделлеккә ышаныч бирә. Анда ныклык һәм принципиальлек, намуслылык һәм әдәплелек, һәм, әлбәттә, законны иң катгый үтәү мөһим, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Әлмәт прокуроры Дамир Яфизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айрат Багауов һәм РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Әлмәт шәһәрендәге бүлек җитәкчесе Андрей Дютин үзләренең иң изге теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерделәр.

Әлмәт шәһәре буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Илнур Әхмәтгалимов билгеләп үткәнчә, кечкенә коллектив яшь һәм перспективалы кешеләрне берләштерә. Узган елдагы эш нәтиҗәләре Әлмәт шәһәренең Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең эшкә сәләтлелеген тагын бер кат раслый.

Чара ахырында хезмәт эшчәнлегенең югары күрсәткечләре булган хезмәткәрләр ӘМР Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International