Гыйнварның беренче атнасында Әлмәт урамнарыннан 14 мең куб артык кар чыгарылган

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары-юл хезмәтләре хезмәткәрләре өчен дә аеруча җаваплы вакыт. Шәһәр урамнарын норматив торышта тотуга 370 «ГУАД» МУП техникасы машиналары сменасы җибәрелгән, 232 эшче сменасы җәлеп ителгән, 14 мең кубтан артык кар чыгарылган. Шәһәрне кардан чистарту һәм аны полигонга чыгарып бетерү буенча оператив эш дәвам итә.

000 диспетчерлык хезмәтенә төрле мәсьәләләр буенча 131 заявка килгән һәм алар оператив рәвештә хәл ителгән. 1-8 гыйнварда идарәче компанияләр тарафыннан йорт яны территорияләреннән һәм тротуарлардан 500 куб кар чыгарылган, 45 берәмлек техника җәлеп ителгән. 195 күп фатирлы йорт түбәсеннән чистартылган. Штат режимында ишегалды территорияләрен боздан һәм кардан чистарту буенча эш алып барыла, бозлавыкка каршы җитәрлек күләмдә чаралар бар. Куелган бурычны «Алсу», «Комфорт» һәм «Жилбытсервис-М» идарәче компанияләре иң яхшы башкарып чыкты.

Контрольлек итүче хезмәтләрнең һәм авыл җирлеге башлыкларының оператив эше нәтиҗәсендә халык тарафыннан чүпне вакытында чыгаруга шелтәләр булмады. Күрсәтелгән чорда полигонга 1900 тонна каты коммуналь калдыклар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International