Үлемгә сәбәп булган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Табиблар фикеренчә, үлемгә сәбәп булган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында тора.

Икенче урынны – яман шеш, өченчене имгәнүләр һәм агулану били. Елның беренче яртысына туры килгән үлем сәбәпләренә анализ һәм районда үлем дәрәҗәсен киметү чаралары турында ведомствоара комиссия утырышында сүз барды. Медсанчасть, ЦРБ, 3 нче поликлиника һәм ашыгыч ярдәм станциясендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү шартлары яхшыруга карамастан, җирлектә үлем статистикасы арту борчулы күренеш. Монда төп сәбәп - табибка соң мөрәҗәгать итү һәм аның киңәшләрен төгәл үтәмәү, ди белгечләр. Табиблар искәртүенчә, иң мөһиме - йөрәк без уйлаганча сул яктан түгел, ә уртада авырту белән үзен сиздерә. Беренче шомлы билгеләр барлыкка килү белән кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International