Бүген «Спутник» Боз сараенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 12 яшьлек Александр Ларьковның хыялын тормышка ашырдылар.
Саша Яңа елга слэдж-хоккей кәшәкәләрен бүләк итүләрен теләде һәм менә алар аңарда. Ул үзе слэдж-хоккей белән шөгыльләнә һәм бу спорт төрен бик ярата. Саша Сочида узган IV Бөтенроссия адаптив хоккей фестивалендә уеннарның берсендә үз командасының иң яхшы уенчысы булды. Аларның командасына нибары бер ел, егетләр бик тату һәм хезмәт сөючән, тренировкаларга иртәнге 5тә дә баса. Мондый төркемнәр республиканың берничә шәһәрендә оештырылган. Татарстан Республикасының хоккей буенча адаптив төркем үсеше нәтиҗәсендә алар Сочига, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барырга өлгерделәр. Балаларны Богдан Мохов өйрәтә.
Шулай ук балалар арасында бүген безнең Әлмәт спортчысы Айрат Хәмзин – Россиядә иң яхшыларның берсе кунакта булды. Ул слэдж-хоккей буенча Россия Паралимпия җыелма командасы составында. Аңа бүген «Халыкара класслы спорт мастеры» билгесе тапшырылды. Монда ул балалар янына еш килә һәм егетләр белән спорт тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Соңыннан традицион фотосессия узды һәм һәр спортчы үзенең татлы бүләген алды.