Эшкуарларга дәүләт ярдәм итә

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Алты ел элек кабул ителгән федераль закон нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең төрле программаларын гамәлгә ашыру күздә тотылган иде.

Быел Татарстанда эшкуарларга дүрт программа буенча ярдәм күрсәтелә. Аны алуга заявкалар кабул итү июнь аеннан башланып 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер документларны Казанга илтеп йөрергә кирәк түгел. Агымдагы елда Татарстанның Икътисад министрлыгы тырышлыгы белән башкалабызда эшмәкәрлеккә булышлык итү үзәге төзелеп, аның филиалы бездә дә ачылды. Әлмәттә дүрт эшмәкәр документларын әзерли инде. Былтыр исә шәһәрдәшләребез 8 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алган. Акча беркемгә дә артык түгел, бигрәк тә кайтарырга кирәк булмаганы. Димәк, эшмәкәрләргә уйланырга җирлек бар.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International