Балалар пособиеләрен һәм социаль түләүләрне иртәрәк түләү

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегенең Әлмәт районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) Татарстан Республикасында яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәренә гадәттәгечә декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда түләячәген хәбәр итә. Кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга графиктан алдарак түләүләр күчереләчәк.

Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен иртәрәк түләүләр:

29 декабрьдә бәйрәм уңаеннан эшләми торган 2023 елның 3 гыйнвары өчен алучылар счетына түбәндәге айлык түләүләр күчәчәк:

  • балага узу вакытының иртә срокларында учётка баскан хатын-кызларга;
  • 8-17 яшьлек балалар өчен;
  • ел ярымга кадәр эшләмәүче ата аналарга бала карау өчен;
  • хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына.

«Россия Почтасы» бүлекләре аша айлык түләүләрне алучыларга декабрь ае өчен пособиеләр түләү график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр башкарылачак.

Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:

Гыйнвар ае өчен картлык буенча иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак.

«Россия Почтасы» бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча башкарылачак. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Тапшыру датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.

 

Дәүләт хезмәтләреннән һәм Россия Пенсия фонды сервисларыннан www.pfr.gov.ru сайтында гражданинның шәхси кабинетында файдаланыгыз.

ТР буенча РПФның бүлегенең контакт-үзәге 8 800 6-000-000
Кайнар линия телефоны КС 074
Белешмәләр өчен телефон 32-18-12, 32-18-29

ТР буенча РПФ Әлмәт районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International