Әлмәтлеләрне юлның вакытлыча ябылуы турында кисәтәләр

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәм чараларын уздыру чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Әлмәт шәһәрендә вакытлыча 2022 елның 29 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Ленин урамындагы 94 нче йорттан («Әлмәт» кунакханәсе) Тынычлык урамы буенча 2 нче йортка кадәр («Тандем» күңел ачу үзәге) чыршы шәһәрчеге янындагы квартал эчендәге юл участогында транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International