Әлмәттә өч яклы килешү имзаланды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында теркәлгән 2019-2022 елларга алдагы өчьяклы килешүнең срогы тәмамлану сәбәпле, бүген социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия утырышында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, ӘМР профсоюзларының координация советы һәм «Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге арасында 2023-2025 елларга территориаль килешү имзаланды.

Документка тантаналы имза салуда Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Әлмәт районы профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Марсель Бикмуратов, «Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге башкарма директоры Александр Еекеев, «Татнефть» ГАҖ профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, Профсоюзлар оешмаларының координация советы әгъзалары, ӘМР башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре булдылар.

Әлеге килешү хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучы социаль партнерлыкның гаранты булып тора һәм өч елга бер тапкыр имзалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International