Әлмәттә футбол буенча турнир уза

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

ӘМР физик культура, спорт һәм туризм идарәсе өченче ел рәттән Әлмәттә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында яңа ел алды турниры уздыра.

Беренче елда футбол турниры «Нефтьче» мәдәният сараенда узып, аны киез итекләрдә уйнасалар, узган ел салкыннар аркасында турнир футбол манежына күчте. Бу елда мәйданчыкны Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы бүлеп бирде. Бүген биредә 3х3 форматындагы футбол уеннары старт алды.

Турнир өч көн дәвам итәчәк. Бүген иң массакүләм турнир көне: 16 малайлар командасы һәм 4 кызлар командасы көч сынашты. 2009-2010 елгы балаларның өлкән яшьтәге төркеме уйнады.

Малайлар арасында җиңүчеләр:

3 урын-25 нче мәктәп

2 урын-2 нче Лицей

1 урын-7нче мәктәп

Кызлар арасында:

3 урын-4 нче мәктәп

2 урын-11 нче мәктәп

1 урын-16 нчы мәктәп

Иртәгә урта яшьтәге - 2011-2012 елгы балалар арасында уеннар узачак, йомгаклау көнендә кече - 2013-2014 елгы балалар уйныячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International