Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтлеләр Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан митингка җыелды
2013 елның 28 июле, якшәмбе
Якшәмбе көнне калабызда яшәүче элеккеге диңгезчеләр шәһәр паркындагы мемориаль комплекс янына Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан оештырылган митингка җыелды.
Хәрби-Диңгез флоты бай тарихка ия. Аның үзенең данлы традицияләре бар. Әлеге батырлык, куркусызлык үрнәкләре белән тулы елъязмада әлмәтлеләрнең дә өлеше юк түгел. Шәһәрдә һәм районда бүген мең ярымнан артык диңгезче яши. Ветераннарның хезмәтен яшьләр дәвам итә. Хәзерге вакытта 49 якташыбыз Россиянең төрле флотларында үзләренең хәрби бурычларын үти. Кайберләре диңгез пехотасы составында контртеррористик операцияләрдә дә катнашкан.
Диңгезчеләргә бәйрәм котлавын, изге теләкләрен җиткереп чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Василий Самойлов кырыс елларда да Хәрби-Диңгез флотының илебезнең бәйсезлеге сагында батырларча торуын искәртте. Бөек Ватан сугышы елларында 400 меңнән артык хәрби диңгезче Киев, Одесса, Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Севастопольне саклап, барлык фронтларда да диярлек көрәшә.
– Армия хезмәтеннән курыкмагыз, хәрби бурычны лаеклы үтәгез – шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе, II рангтагы капитан, калабызның мактаулы гражданы Васыйл Хуҗахмәтов яшьләргә әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, ветеран 7 ел Тын океан флотының хәрби-диңгез базасында хезмәт иткән, Япониягә каршы сугышчан гамәлләрдә, Төньяк Корея портларын дошманнан азат итүдә катнашкан. Батырлыгы өчен бихисап орден-медальләр белән бүләкләнгән шәхес ул безнең.
Хәрби комиссар вазифаларын башкаручы, подполковник Нәфис Гыйззәтуллин флотта хезмәт итүнең авыр да, мактаулы да булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, эстафетаны үз кулына алган әлмәтлеләр хакында бары җылы сүзләр генә килеп ирешә.
Шәһәрдә запастагы диңгезчеләрнең “Фарватер” клубы эшли. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә, патриотик тәрбия бирүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Клуб әгъзалары исеменнән чыгыш ясаган отставкадагы старшина Юрий Медведевның “Ур-ра”сына бөтен мәйдан кушылды.
Арадан мәңгелеккә киткән хәрби хезмәттәшләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Митинг Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз