Бүген 12 декабрьдә башкарма комитетта район Советы сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышы булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр прокуроры, суд рәисе, совет һәм башкарма комитетның җитәкче составы, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, ММЧ вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә район Советының һәм шәһәр Советының 16 мәсьәләсе каралды.
Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районының 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразы турында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать идарәсе башлыгы Аяз Ямалетдинов доклад ясады.
2023 елга һәм 2024-2025 елгы план чорына Әлмәт муниципаль районы бюджеты һәм Әлмәт шәһәренең бюджеты турында һәм шушы бюджетка үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат белән ӘМР финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина таныштырды. Бюджет турындагы карарлар проектлары Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы белән билгеләнгән таләпләр нигезендә әзерләнде.
ӘМР Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе Ильвира Пузырева «2023 елга ӘМР муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында» карар проектын тәкъдим итте. Ул шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән муниципаль милекне һәм җирләрне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору тәртибе турында мәгълүмат бирде.
«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында вакантлы муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вазыйфаларны һәм идарә вазыйфаларын башкарып торучы кадрлар резервы турында» проекты буенча Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова чыгыш ясады.
Сессиядә шулай ук дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр Советы депутаты Сәлахов Ильяс Рәхимҗан улы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан иттеләр.
Сессия барышында башка актуаль мәсьәләләр каралды. Барлык карарлар проектлары да депутатлар тарафыннан даими комиссияләр һәм Президиум утырышларында каралган иде.
Тавыш бирү процедурасы нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән карарлар проектлары күпчелек депутатлар тарафыннан хупланды.
Соңыннан район башлыгы Тимур Нагуманов барысына да көйле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасын уздырды.