Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстанда газификацияләүне тәмамлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газификацияләүне тәмамлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында газификацияләүне тәмамлау Төбәк программасы кысаларында «Кайнар линияләр» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ җиһазларын үткәрү һәм урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200гә якын җавап бирелде.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре җавап бирәчәк.

Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе» буенча 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләр шулай ук 2022 елның 15 декабренә кадәр 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International