Фискаль органнар бурычлы әлмәтлеләрне тикшерде

2013 елның 26 июле, җомга
Шушы көннәрдә калабызның өч ноктасында: РТС боҗрасында, Яшьләр үзәге каршында һәм Ленин урамы белән Төзүчеләр проспекты чатында фискаль органнар, ягъни салым инспекциясе, суд приставлары службасы, Пенсия фонды идарәсе, ЮХИДИ һәм патруль-пост службасы хезмәткәрләре җәяүлеләрне, я булмаса, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмавына карамастан, теләсә кайсы машинаны туктатып, аның салымнар, Пенсия фондына взнослар, алимент яки башка төрле акча җыемнары буенча бурычы бармы-юкмы икәнен тикшерделәр.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм салым инспекциясе инициативасы белән гамәлгә ашырылучы әлеге рейд барышында туктатылган гражданинның документларын тикшерәләр, аннары барлык службалар үзләренең мәгълүматлар базасыннан аның теге яки бу бурычы барлыгын ачыклый. Шунысы уңайлы, бурычы булганнарга шунда ук түләү өчен квитанцияләр дә чыгарып бирелә. Бурычлы кеше шуннан соң да аны түләми икән, документлар суд приставларына тапшырыла. Сүз уңаенда әйткәндә, соңгылары рейд барышында да туктатылган кешенең башкару кәгазе буенча бурычы бармы-юкмы икәнлеген тикшереп торды.

Әлмәттә мондый рейдлар үткәрү практикасы 2001 елдан бирле кулланылып килә. Алар уртача алганда айга бер тапкыр үткәрелә. Ләкин киләчәктә салым законнарын бозучыларны айга ике тапкыр «аулый» башлаулары да ихтимал.

- Салымнар һәм җыемнар түләмәүчеләрне ачыклауның бу юлы шактый нәтиҗәле, - дип сөйли 16 нчы районара салым инспекциясенең бурычларны көйләү бүлеге өлкән дәүләт салым инспекторы Наталья Стрелова. – Нәтиҗәләр бар, кешеләр язып биргән квитанцияләр буенча түлиләр. Кайберәүләр хәтта үзләре безнең янга килеп, «онытылган» бурычы булу-булмауны тикшерүебезне үтенә. Салым инспекциясенә барырга вакытлары җитеп бетми икән, ә монда шундый яхшы мөмкинлек тудырылган. Шәһәр урамнарындагы рейд – кешеләрне бурычларын түләттерергә мәҗбүр итүнең кулай юлы.

Ә менә Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре өчен пенсия взносларын түләмәүчеләргә каршы көрәшнең «урам» формасы яңалык булып тора. Гадәттә алар адрес буенча эш алып баралар – суд приставлары белән берлектә бурычлы кешеләрнең өйләренә йөриләр. Ләкин «ау» алымының да нәтиҗәле булачагына өметләре зурдан аларның.

Рейд барышында җәмгысе 135 кеше тикшерелде. Пенсия фонды иминият взносларын түләмәүче ике индивидуаль эшмәкәрне, салым инспекциясе төрле салымнар буенча бурычлары булган 21 кешене ачыклады. Суд приставлары исә үзләренең мәгълүматлар базасыннан 90 кешене тикшереп карады, әмма араларында закон бозучылар табылмады.

Гомумән алганда, Әлмәттә салымнар, штрафлар, взнослар һәм башка җыемнар буенча бурычлы гражданнар бихисап. Андыйлар шуны онытмасын иде – бурычларын түләргә ашыкмаулары, акча кызганулары яки бу эшкә салкын караулары аркасында аларга чираттагы ялларын үз илебездә генә үткәрергә туры килмәгәе – Россиядән читкә чыгармаулары да бик ихтимал.

Елена ФЕДОРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International