Хәзер «Татнефть» ААҖнең Медсанчасть поликлиникасының табибларына дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.
2022 елның 1 ноябреннән Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталында табибка язылу сервисы белән 70тән артык кеше тест режимында файдаланган инде. Системаны ММИ полисы буенча Медсанчасть поликлиникасына беркетелгән Әлмәт кешеләре .куллана ала.
«Мондый мөмкинлек «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының бердәм дәүләт мәгълүмати системасы (ССБДМС) нигезендә хастаханәне бердәм циффрлы контурга тоташтыру ярдәмендә барлыкка килде. Циффрлы технологияләр табибларга да, пациентларга да уңайлы: пациентның вакытын экономияләргә, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, медицина хезмәткәрләренең эшен оптимальләштерә», - дип билгеләп үтте Медсанчастьнең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева.
Бүген пациентларга Дәүләт хезмәтләре аша гомуми практика табибына (гаилә табибына), участок табиб-терапевтына, травматолог-ортопедка, табиб-хирургка язылырга мөмкин. Киләчәктә функционалны шактый киңәйтү планлаштырыла.
Табибка талонны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу өчен бу сайтта расланган хисап язмасы булу, мәҗбүри медицина иминияте буенча поликлиникага беркетелгән булу һәм Интернетка керү мөмкинлеге булу да җитә. Әгәр дә планнар үзгәрсә яки мәгълүматлар дөрес кулланылмаса, поликлиникага визитны башка вакытка күчерергә мөмкин.
Порталда теркәлгән кешеләр өчен эш тәртибе:
• Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә,
• «Хезмәтләр каталогы» өстәмә битен ачарга,
• «Сәламәтлек» бүлеген ачарга
• хезмәтләр исемлеге арасында «Табибка язылу»ны сайлагыз.
• алга таба, хезмәт тәкъдим иткән барлык адымнарны эшләгез.
Шулай ук Медсанчастьтә табибка язылуның элеккеге ысуллары дәвам итә:
• поликлиниканың Координация үзәгенә шәхси мөрәҗәгать иткәндә
• чакыру үзәге телефоны буенча +7 (8553) 311-111
• поликлиникадагы электрон терминаллар аша