Әлмәттә ирекле ярдәмчеләр көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Ел саен 5 декабрьдә Россиядә ирекле ярдәмчеләр көне билгеләп үтелә. Бу - намуслы һәм битараф булмаган, кеше җәмгыятенә чын күңелдән, үз хезмәтен дә, вакытын да кызганмыйча ярдәм итүче кешеләрнең бәйрәме.

Волонтер булу - үз энергияңне һәм күңел җылыңны тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу, кешеләргә бәйрәм бүләк итү һәм, башкарылган эшнең мөһимлеген аңлап, аннан чын күңелдән ләззәт алу дигән сүз.

Әлеге бәйрәм уңаеннан «Витражи» ресторанында районыбызның барлык волонтерлары өчен бәйрәм булды. Әлмәт районы доброволецлары сафында 8420дән артык кеше исәпләнә. Алар арасында укучылар, студентлар, эшләүче яшьләр, өлкән буын кешеләре бар. Волонтерлык берләшмәләренең гомуми саны - 65.

Ике ел дәвамында Әлмәт районында «Игелекле Әлмәт» доброволецлар үзәге эшли һәм ул үз эченә 4 юнәлешне ала: Җиңү волонтерлары, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте, волонтерлар-медиклар, медиа волонтерлар.

2022 бөтен район һәм ил өчен авыр ел булды. Волонтерлык хәрәкәтенең төп юнәлешләре белән беррәттән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтү эше башланды. «Монда турыдан-туры катнашучы барлык волонтерлар бу җиңел эш түгеллеген беләләр. Ләкин искиткеч кирәкле һәм бик кыйммәтле. Без туплаган чираттагы йөк егетләребезгә килеп җитте. Сез һәрвакыт нәкъ шунда, нәрсәдер тәмамланмый һәм нәрсәдер җитми башлаганда, эшкә керешәсез. Сез аеруча җылы кеше мөнәсәбәтләрен өләшәсез», - дип олонтерларның эшен билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов.

«Сез без горурланган, яраткан, хөрмәт иткән, үрнәк итеп китергән кешеләр. Бүген безнең волонтерлар эшне оештыру буенча иң яхшылардан санала дип әйтергә була. Ләкин иң мөһиме - ирешкәннәрдә тукталмаска, алга барырга. Узып китмәскә һәм ярдәм күрсәтергә. Сез шуны эшлисез, сез шәп кешеләр. Энергетикагызның сезгә өч тапкыр, ун тапкыр артып әйләнеп кайтуын телим. Һәм сез алып барган эшегез белән һәрвакыт горурланыгыз һәм эшегезнең дөреслегенә ышаныгыз», - дип үз чыгышында теләп калды.

Волонтерлар көнендә һәр волонтерга рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм 2022 елда яктыртып, безнең дөньяны игелек һәм яктылык белән тутырсын өчен, игелек нуры кебек лампочка тапшырдылар. Алар тасманы чиштеләр, теләк теләделәр, аннары 2022 саннарын урнаштырылган урынга борып куйдылар.

Тимур Нагуманов үз чиратында иң яхшы волонтерларны Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

«Мәрхәмәтле Әлмәт» доброволецлар үзәге Тимур Нагумановка Әлмәт шәһәрендә волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы «Игелекле Әлмәт» штабы җитәкчесе Светлана Шәрәфиева кулыннан Рәхмәт хаты алды.

Кичә волонтерлар өчен күңел ачу программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International