Ел саен салкыннар башлану белән көчле сулыш вирусы инфекцияләр (КСВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арту сезоны да башлана. Грипп - кискен йогышлы авыру, ул күбесенчә югары һава юлларына тәэсир итә һәм югары температура, кискен зәгыйфьлек, көчле баш һәм мускул авыртулары белән катлауландырыла. Грипп белән төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре авырый. Кешеләр ябык җилләтеп булмый торган урыннарда күбрәк вакыт үткәргәндә, авыру очраклары көз-кыш чорында арта.
Грипп вирусы организмның иммун реакцияләрен тыя, шуңа күрә авыруларга каршы тору сәләтен сизелерлек киметә. Шуның аркасында хастаханәдән тыш пневмония, бронхит, отит, менингит һ.б., хроник авырулар барышы көчәю һәм катлаулану куркынычы арта. Грипптан соң катлауланулар югары үлемнең төп сәбәпләре.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) инфекциянең авыр формаларыннан һәм аның катлаулануларыннан сакланып калуның бердәнбер реаль ысулы буларак һәм күмәк иммунитетны булдыру өчен гриппка каршы прививка ясарга киңәш итте.
Гриппка каршы вакциналар куллану тәҗрибәсе аларны җентекләп анализларга һәм вакцина компонентларын елдан-ел камилләштерергә мөмкинлек бирде.
Грипп вирусына каршы вакцинациядән соң организмның иммунитетның чыдамлылыгы якынча 6-12 ай дәвам итә. Хәзерге гриппка каршы вакциналар белән иммунизациянең нәтиҗәлелеге 70-90% тәшкил итә. Прививкаланган кешенең грипп белән авыруы ихтималы сакланса да, ул аны җиңел формада һәм катлаулануларсыз авыруны кичерәчәк.
Бүгенге көнгә гриппка каршы вакциналарның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы фән тарафыннан исбатланган.
Вакцинация барлык халыкка да тәкъдим ителә, ләкин аеруча 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан интегүчеләргә, йөкле хатын – кызларга, шулай ук профессиональ куркыныч төркемнәрдәге кешеләргә-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә күрсәтелә. 2021-2022 елларда грипп һәм КСВИ буенча эпидемия иминлеге сезонында Әлмәт районында гриппка каршы халыкның 60% тан артыгына прививка ясалса һәм грипп очраклары теркәлмәсә дә, медицина хезмәткәрләре гриппка охшаган симптомнар белән авыручыларның барысын да грипп вирусларын таратуга тикшерелгән.
2022 елның беренче сентябрендә гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясе башлану игълан ителде. Шәһәр һәм районның медицина учреждениеләре гриппка каршы халыкны иммунизацияләүгә керештеләр һәм бу куркыныч авыруны тулысынча каршы алырга вакыт бар. Бүгенге көндә яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм гриппка каршы прививка ясарга кирәк. Ә яңа короновирус инфекциясе буенча имин булмаган шартларда гриппка каршы прививка ясау аеруча актуаль.
Вакцинация - ул аерым бер профилактика төре, әмма специфик булмаган профилактика турында да онытмаска тиеш. Специфик булмаган профилактиканың төп чаралары - бүлмәләрне еш җилләтергә, вируслар өчен зарарлы булган концентрациядә дезинфекцияләү чараларын кулланып өйне җыештырырга, кулларны сабын белән даими юарга, халык күпләп җыела торган урыннардан сакланырга, җәмәгать транспортында йөрүне җәяүле йөрү белән алыштырырга киңәш итәбез.
Авырган очракта өйдә калырга, постель режимын үтәргә, күп итеп эчәргә, табиб кушканнарны катгый үтәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә.
Үзебез һәм бер-беребез турында кайгыртыйк. Исән-сау булыгыз!
Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарында
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор
Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы
Хәйруллина И. В.