«Халык авызында nел яшәгәндә, шул вакытка кадәр халык үзе дә яши» - бөек педагог К.Д. Ушинскийның бу сүзләре бүген дә актуаль.
Һәр тел - аның аша без дөньяны күрә торган аерым тәрәзә. Шушы телдә сөйләшүчеләр буларак, туган телне саклау һәм үстерү теләге һәркемдә булырга тиеш. Тел - аралашу коралы гына түгел, туган тел - зирәклек һәм хәтер үәзинәсе. Шуңа күрә телне саклау һәрвакыт актуаль.
23 ноябрьдә «Адымнар» полилингваль гимназиясендә «Туган телем - Ана теле» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда ӘМР Иҗтимагый советы рәисе Рушания Нәҗметдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе һәм «Әлмәт хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Сирина Җиһаншина, Риза Фәхреддинның мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, "Татар гаиләсе" Россия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Голия Җамалиева, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Минзифа Әхмәтшина, активистлар, Әлмәт һәм Сарман районнары педагоглары, ата-аналар һәм укучылар катнаштылар.
Җәмәгать эшлеклеләре һәм педагогларның фикер алышуының төп темасы яшь буынны тәрбияләү булды. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, баланы туган телгә өйрәтергә һәм аңарда милли мәдәнияткә нигез салырга кирәк.
«Адымнар» полилингваль гимназиясе директоры Илшат Яруллин үзенең сәламләү сүзендә мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Безнең төп бурыч - туган телдә дөрес һәм тулысынча сөйләшә белүче балаларны тәрбияләү. Сер түгел, телне белүдә проблемалар бар. Бу хакта сөйләшеп кенә калмыйча, аларны хәл итәргә дә кирәк, -дип ассызыклады ул.
«Без күпмилләтле шәһәрдә яшибез. Мин югары уку йортында эшлим, безгә күп кенә форумнарда катнашырга туры килә. Шәһәребезнең чәчәк атуы куанычлы хәл. Безгә илнең төрле нокталарыннан беренче тапкыр киләләр һәм матур шәһәрдә яшәвебезгә гаҗәпләнәләр. Мин шундый матур мәктәпне, яшәгән шәһәрне саклавыбызны, табигатьтә үзебезне дөрес тотуыбызны телим. Күңел гармониясе һәркайда булырга тиеш», - диде Рушания Нәҗметдинова.
Кунаклар өчен «Җырлы-моңлы балачак» концерт программасы әзерләнде, анда укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, баянда «Әпипә» көен уйнадылар, бишек җыры башкардылар.
Шулай ук гимназия укучыларының әти-әниләре белән бергә эш алып барылды. Алар кунакларга үз балалары өчен нәкъ менә шул мәктәпне сайлау сәбәбен аңлаттылар. Иң мөһим фактор булып, әлбәттә, мәктәпнең күптеллеге, бигрәк тә татар телен өйрәнү яңгырады. Сирина Җиһаншина туган телне саклау, татар халкының гореф - гадәтләрен дәвам итү - безнең өчен башлангыч максат дип билгеләп үтте.
Гимназия педагогы Зарина Хөснуллинадан мастер-класс чараның бик кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше булды. Ул чыгыш ясаганда тоткарланып калуны бетерү өчен артикуляция гимнастикасы үткәрүен күрсәтте.
«Телебезнең сакланышы, туган телгә мәхәббәт гаиләдә туа, балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итә. Без барыбыз да – ата-аналар, укытучылар, җәмәгатьчелек - моның өчен зур көч куябыз. ӘМР муниципаль программасы кабул ителде, эш район башлыгы Тимур Дмитрий улы Нагуманов контролендә алып барыла», - дип ассызыклады Ландыш Зарипова. Ул туган татар җирендә яшәп, күпләребез туган телгә әһәмият бирми дип аңлатты. Ә чит илдә яшәүче, һәм аңа, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе буларак, еш аралашырга туры килүче татарлар, киресенчә, телне кадерлиләр. «Безнең бурыч – бу кимчелекне төзәтү», - дип өстәде ул.
Чара ситуатив уеннар белән дәвам итте һәм традиция буенча истәлекле фото тәмамланды.