ТР Хөкүмәт йортында юл эшләре Программасы нәтиҗәләре һәм Татарстанның юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында брифинг узды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында «Юл эшләре Программасын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасының юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында» брифинг узды. Брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, "Федераль юл агентлыгының Идел-Вятск төбәге федераль автомобиль юллары идарәсе» Федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.

Татарстандагы Мәскәү — Түбән Новгород — Казан М12 тизйөрешле трассасының 90 километрлы участогында асфальт-бетон катламы җәелгән инде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Федераль акчалар хисабына М12 автомобиль юлын төзү дәвам итә. Татарстан территориясе буенча әлеге трассаның 142 километры узачак. Барлык эшләр дә график буенча бара. 130 километр җир катламы эшләнгән», - дип сөйләде спикер.

Татарстанда автомагистральдә шулай ук Идел аша 3,3 километр озынлыктагы күпер төзеләчәк. Хәзерге вакытта аның 1460 метр озынлыктагы корылмалары җәелгән. Моннан тыш, каралган 74тән ике ясалма корылма төзелеп бетте.

Быел Татарстанда М12 трассасын төзүгә 101 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев брифингта Казанда Мамадыш трактын киңәйтү планлаштырылмавын хәбәр итте.

«Хәрәкәтнең тоткарлануы, юлдагы хәлгә анализ ясаганга карап, хәзерге вакытта торак комплекслар төзелгән һәм Мамадыш тракты белән Рахлин урамы киселешендә урнаштырылган светофор урыннарында бара. Бу урында без юл киселешен проектлыйбыз, ул бу киселешне туктаусыз узарга мөмкинлек бирәчәк. Ике борылыш элмәге төзеләчәк, туры хәрәкәт оештырылачак. Сулга хәрәкәт тыелачак», - диде спикер.

Куляжев сүзләренчә, хәзерге вакытта проектлаштыру бара, һәм проектның планы «чыгу юлында». Моннан тыш, Мамадыш трактында хәрәкәтне оптимальләштерү өчен Патрис Лумумба урамы буенча юл проектлау каралган.

Бу иске аэропорттан Совет районы башкарма комитеты буйлап уза һәм Космонавтлар урамына чыга торган участок. Казанның Генераль планы буенча алты полосалы юл узарга тиешле коридор бар. Космонавтлар һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә юл үткәргече һәм чишелеше барлыкка килергә тиеш», — дип төгәлләштерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул ассызыклаганча, бу проектларны гамәлгә ашыру Мамадыш трактында хәрәкәтне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, әмма барысы да финанслауга бәйле булачак. «Ягъни без, алга йөгереп, проектлар ясыйбыз, алар әзер булачак, дәүләт экспертизасын узачак. Финанслау булса, шунда ук тормышка ашырыла башларга әзер», — диде Куляжев.


«Татар-Информ» МА материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International