Казан Универсиадасында медицина хезмәте күрсәткән Әлмәт табиблары төркеме кайтып каладагы вазифаларына кереште

2013 елның 23 июле, сишәмбе
Җаваплы хезмәткә хәерле сәфәрләр теләп озатучылар аларны шундый ук матур теләкләр, рәхмәт сүзләре, моңлы җыр белән каршы алды.

Бөтендөнья студент уеннары вакытында башкала халкына, Универсиада кунакларына медицина ярдәме күрсәткән 35 кешегә (шуларның 23 е табиб, 6 сы ашыгыч ярдәм бригадасы) сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Вера Головина идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды:

- Катлаулы, жаваплы эштән кайттыгыз. Сынатмадыгыз. Әлбәттә, без аның шулай буласына икеләнмәгән дә идек, – диде Вера Головина хезмәттәшләрен тәбрикләп.

Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International