Әлмәт шәһәрендә «Архивлар һәм музейлар: хезмәттәшлек чикләре» дигән уртак проект дәвам итә. Архив һәм музейлар кебек учреждениеләрнең хезмәттәшлеге аларның уртак эшчәнлегенә һәрвакыт уңай нәтиҗә бирәчәк. Бергәләп, архив документы һәм музей предметы эмоциональ тәэсир калдырырга һәм танып белү мөһимлегенә ия булырга мөмкин. Теләсә нинди музей күргәзмәсе, тарихның чын документлары белән тулыландырылса, кызыклырак була.
Архив һәм туган якны өйрәнү музее чираттагы уртак эшне – туган шәһәр барлыкка килү, аның үсеше һәм формалашуын күрсәтүче «Әлмәт шулай төзелде» архив фотодокументлары күргәзмәсен тәкъдим итә. Фотодокументлар арасында – 50 еллар азагы - 60 еллар башы фотосурәтләре, алар ярдәмендә без шәһәребез турында кызыклы фактларны торгыза, урамнарның, транспортның, торак йортларның, һәйкәлләрнең, төзелеш мәйданчыкларының тарихи төрләрен искә төшерә алабыз.
Әлмәт шәһәре, Тынычлык урамы, 1 йорт, адресы буенча урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда үткәрелә торган уртак музей-архив күргәзмәсен карарга чакырабыз. Тел.22-04-22.