Әлмәт политехник техникумының 2 студенты «Зур тәнәфес» конкурсында җиңде

2022 елның 18 ноябре, җомга

Түбән Новгородта урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалын бүләкләү тантанасы узды. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКбОсы бәйгене оештырдылар.

Финал 13-17 ноябрьдә узды. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 бала катнашты. Алар командаларда кейс биремнәрен хәл иттеләр һәм аларны экспертлар алдында якладылар, танылган кунаклар белән очрашуларда, командага берләштерүче уеннарда, иҗади мастер-классларда һәм шәһәр буенча экскурсияләрдә катнаштылар.

Әлмәт политехник техникумының 2 студенты Айгиз Хәбибуллин һәм Лев Ткач 200 000 сум акча отты.

Акча белемгә, үз-үзеңне үстерүгә яки үз стартыңны башлап җибәрүгә сарыф ителергә мөмкин.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International