Әлмәт Халыкара студентлар көнен билгеләп үтә

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Яшьлек, романтика һәм күңел ачу бәйрәме. 17 ноябрьдә Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Ул 1941 елда Лондонда (Бөекбритания) узган фашизмга каршы көрәшүче илләрнең халыкара студентлар очрашуында оештырыла, ләкин 1946 елдан гына бирле билгеләп үтелә башлый.

Студентлар бәйрәме уңаеннан бүген Алан яңа футбол манежы мәйданында Әлмәт студентлар җәмгыятеннән флешмоб узды. 100дән артык кеше, Әлмәт студент яшьләренең бердәмлеген күрсәтеп һәм теләсә кайсы бәйрәмнең спорт өчен менә дигән сәбәп булуын исбатлап, бик дәртле зумба биюен башкарды.

«Ел саен 17 ноябрьдә бездә Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Безгә бер атна элек студентлар әлеге бәйрәмгә багышланган масштаблы чара уздыру инициативасы белән килде. Безнең шәһәр активистлары белән берлектә шәһәрнең барлык студентлары өчен дә мондый сәламәтләндерү - спорт флешмобы оештыру турында карар кабул ителде», - дип аңлатты «Яшьләргә ярдәм күрсәтү» МБУның яшьләр белән эшләү буенча белгеч Максим Темячев. Шулай ук ул студентлар белән эшләгәндә иң мөһиме аларны «без беркемне дә чакырмадык, ә алар үзләре килсеннәр» дип кызыксындырырга кирәклеген билгеләп үтте.

ӘДНИ, музыка көллияте, политехник һәм физкультура техникумнары, шулай ук калган урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары үзләренең флешмобы белән аларның киләчәк, спорт, массалык ягында булуларын күрсәттеләр.

Дәртле бию истәлекле гомуми фотография белән тәмамланды.

 

Студентлар көне дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә, һәм бу көнне бәйрәм итү программалары төрле булса да, ул студент яшьләрендә бик популяр. Һәм бер генә югары уку йорты да шау-шулы һәм көтеп алынган бәйрәмнән читтә калмый диярлек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International