«РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне» тантаналы чарасы

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
Ел саен 10 ноябрьдә илебездә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
 
Полиция җилкәсендә иҗтимагый яктан әһәмиятле бурычлар ята: юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдән һәм җәмәгать тәртибен саклаудан алып җинаятьләрне булдырмауга һәм ачуга, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә кадәр. Бу - көндез һәм төнлә тәртип сагында торучы һәм кайчагында үз тормышлары кадере белән гражданнарның тынычлыгын яклаучыларның бәйрәме.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Тантаналы чарада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге башлыгы полиция полковнигы Айрат Багауов, Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгат Гаделшин, Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, Әлмәт шәһәре буенча РФ ТК ТИ идарәсенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Әхмәтгалимов, бүлек ветераннары һәм шәхси составы катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды һәм РФ Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Тимур Нагуманов котлау сүзе белән чыгыш ясады: «Сез көн саен җәмәгать тәртибе, шәһәр һәм район иминлеге сагында торасыз. Сезнең җаваплы һәм авыр хезмәтегез, берәр хәл булса, сез һәрвакыт ярдәмгә килүегезне һәм гаделлек ягында торуыгызны белеп, халыкка шәһәрдә уңайлы һәм тыныч яшәргә мөмкинлек бирә. Сезне РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим. Тормышның барлык өлкәләрендә яңа уңышлар, игелек һәм аңлау, характер көче һәм эшкә карата сүнми торган кызыксыну, бәхет, тынычлык һәм шатлык телим».

Изге теләкләрдән соң район башлыгы бүләкләү тантанасын үткәрде. Әлмәт районы буенча Эчке эшләр бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә намуслы нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Айрат Багауов үз хезмәттәшләрен, әлбәттә, котлады: «Бүгенге көндә безнең районда җинаятьчелекнең артуы юк, дип билгеләп үтәсем килә. Моның артында авыр, көндәлек, кайвакыт куркыныч белән бәйле, безнең бүлек хезмәткәрләренең хезмәте тора. Ветераннарыбызга рәхмәт белдерәм. Безнең белән бер сафта булуыгыз, бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне җиткерүегез өчен рәхмәт. Хөрмәтле коллегалар, сезне безнең бәйрәм белән котлыйм, барыгызга да ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!».

Аннары ул бүлек хезмәткәрләрен ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук кайбер хезмәткәрләргә беренче һәм чираттагы махсус исемнәр бирелде.

Бу көнне бик күп тантаналы һәм истәлекле чаралар уза, анда алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләп кенә калмыйлар, ветераннарны - эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәрләрен котлыйлар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар. Бер минутлык тынлык белән үзләренең гомерләре белән Ватанын саклаучыларны искә алдылар…

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International