Халыкара балалар инженер командалары — TechnoCom бәйгесенә йомгак ясалды.
«Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йорты командалары «Көндезге йокы капсуласы» һәм «Медицина мониторингы системалары өчен сыгылмалы электродлар» трекларында призерлар булдылар!
Командалар составы:
«Көндезге йокы капсуласы» трекы
Команданың исеме: «Татарстан СуперГуд»
Команда составы:
Галләмов Камил, Ломовцева Виктория, Әхмәтҗанова Аделина, Яббарова Диләрә һәм Минһаҗев Инсаф (Промдизайн квантум, стиль лабораториясе, IT-квантум)
«Медицина мониторинг системалары өчен сыгылмалы электродлар» трекы.
Команданың исеме: «Йөрәк»
Команда составы: Мингазов Радель, Данданова Елизавета, Александров Александр (Наноквантум, стиль лабораториясе).
Technocom Халыкара балалар инженерлык командалары бәйгесе - техник иҗат, фән һәм технология үсешенең актуаль тенденцияләре белән кызыксынучы һәркем өчен оештырылган чара. Әлеге конкурсны оештыручылар - "Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе"!
Биремнәрне үтәү катнашучылардан инженерлык һәм фәнни-тикшеренү эзләнүләре, киң предметара белем һәм иҗат таләп итә.
Бу гадәти олимпиада яки конкурс түгел: шәхси зачетлар юк, эш Проект форматында алып барыла.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, чөнки әлеге казаныш берничә ай дәвамында балалар үз проектлары өстендә эшләгән зур юл.