Атна саен уза торган эш планеркасы

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

7 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районының барлык оешма, предприятие, хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында атна саен үткәрелә торган планерка булып узды. Ул уңайдан башланды - район башлыгы Тимур Нагуманов ӘМР башкарма комитетының икътисади анализ бүлеге башлыгы Ризил Гайфуллинны, Клементейкино авыл җирлеге башлыгы Леонид Языковны, район Советының бүләкләр секторы мөдире Лилия Касыймованы котлады.

Шулай ук намуслы хезмәте һәм авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәне өчен район Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән Илсөя Зубеированы бүләкләделәр.

Шәһәр планеркасында яңа билгеләнеш турында игълан ителде. Шулай, 1 ноябрьдән район башкарма комитетының хокук саклау органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы итеп Илшат Фәрдиев билгеләнде.

Аннары район башлыгы мөһим темалар буенча фикер алышты. Кышкы чорда юлларны карап тоту мәсьәләсе шундыйларның берсе булды. Күп явым-төшем һәм бозлавыклар сезоны башланды инде, дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен проблемалы моментларны бетерергә кирәк.

Шулай ук ул ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловскаяга мәгариф учреждениеләрендә эш алып барырга кушты. Һәр баланың киемендә чагылдыргыч элементлар булырга тиеш. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча белемнәрен яңарту һәм ата-аналар белән мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында, бакчаларда эш алып бару бурычы куелды.

Мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре белән эшләү мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр иң актуаль мәсьәлә булып кала. Район башлыгы ял көннәрендә Казанга килүе һәм мобилизацияләнгәннәр белән аралашуы турында хәбәр итте. Ул хәрби җайга салу урыннарында алар өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Мунчалар да, душлар да, зур йокы урыннары һәм ашау урыннары барлыгы турында искәртте.

Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен дә инде традицион күчмә концерт оештырылды. Мондый чараны сугышчылар бик уңай кабул итә, чөнки алар тылның ныклы ярдәмен тоялар. Бу ял көннәрендә шулай ук концерт оештыру планлаштырыла.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы үз эшен актив дәвам итә. Җаваплы хезмәтләр барлык мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итәргә тырышалар. «Без мобилизацияләнгәннәрнең  гаиләләрен кайгыртырга һәм контрольдә тотарга тиеш. Һәр мәсьәләне төгәл башкарып чыгарга кирәк", - дип ассызыклады район башлыгы. Ул республика штабы белән элемтәне җайга салу кирәклеген искәртте.

Планеркада авыл хуҗалыгы темасына да тукталдылар. Хәзер басуларны эшкәртү һәм аларны кышкы чорга әзерләү мәсьәләсе тора. ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиевка бу юнәлештәге эшләрне төгәлләргә кушылды.

Планерка вакытында Кичү авыл җирлеге башлыгы Галина Туманованың да доклады тыңланды. Ул авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Авылның ничек яшәве, нинди проблемалы мәсьәләләр барлыгы һәм алар ничек хәл ителүе турында сөйләде.

Планерка ахырында район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Егор кызы Әфләтунова катнашучыларны алдагы атнага планлаштырылган чаралар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International