Бүген Әлмәттә «Яңа буын китапханәсе» дип аталган «Мәдәният» милли проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге модельле Үзәк балалар китапханәсе тантаналы рәвештә ачылды.
Капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң китапханәнең эш форматы һәм спецификасы үзгәрде һәм хәзер инде бу китапларны тыныч кына уку урыны гына түгел, ә ял итү, уйнау, интерактивлар һәи мастер-класслар урынына да әверелде.
Заманча һәм уңайлы киңлектә электрон китапханәләр, иҗади остаханәләрнең 3д принтерда, лазерлы граверлау станогында шөгыльләнүнең яңа форматлары, кулинария студиясе, начар ишетә һәм начар күрә торган балалар өчен эш урыннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән коляскада йөрүче балалар өчен күтәргеч бар.