Бүген илнең һәр төбәгендә «Зур этнографик диктант» VII Халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды. Әлмәттә 215 катнашучы «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе мәйданчыгында һәм үзәк китапханәдә Россия, Татарстан халыклары традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен белүләрен тикшерде.
Бу чарадан соң Россиядә яшәүчеләрдә һәм чит илдә торучы ватандашларыбызда үзләренең борынгы бабаларының гореф-гадәтләрен өйрәнергә һәм якында яшәүчеләр турында күбрәк белүгә теләк уяту акциянең максаты булып тора.
Диктант нәтиҗәләре, биремнәргә дөрес җаваплар һәм гадәти хаталар 12 декабрьдә www.miretno.ru сайтында куелачак.