Бүген Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасы Миинстрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеларнең 2022 елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды.
Очрашуның практик өлеше Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсендә үтте. Берләшмә лабораториясендә якынча йөз төр тикшеренүләр үткәрелә, шул исәптән төрле күрсәткечләр буенча канны тикшерү һәм туклану.
⠀
Татарстан республикасы министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әлмәт районы ветеринариясен үрнәк итеп куйды, нефтьчеләрнең үсешкә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Кунаклар шулай ук киңәшмәнең пленар өлешендә «Адымнар» полилингваль гимназиясендә булдылар.
Киңәшмәнең тантаналы өлешендә Тимур Нагуманов һәм Алмаз Хисаметдинов бүләкләү тантанасын уздырдылар.