Бүген «Әлмәт транспорт идарәсе» МУПында автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты эшчесе көненә туры китерелгән тантаналы чара узды.
Район башлыгы идарәнең эшчеләренә рәхмхтен белдерде һәм аларның иң яхшыларын Совет һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының мактаулы грамоталары белән бүләкләде.
Шулай ук «Иң яхшы йөртүче» ӘТИнең эчке бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнде. 3нче урынны Регина Сафьянова яулады, 2 урынны – Евгений Кутин, 1 урынны – Вадим Анафиев.