"Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, беренчел буынны модернизацияләү өлешендә, Алсу һәм Агропоселок микрорайонында яшәүчеләрне үз эченә ала торган «Гомуми табиб практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге» төзелеше дәвам итә.
Эшләрне тәмамлау һәм үзәкне файдалануга тапшыру расланган график нигезендә планлаштырыла.