Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне 1966-нчы елда СССР яшәгән чорда билгеләнде һәм шул вакыттан бирле октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Бүген «Витражи» ресторанында бәйрәм уңаеннан тантаналы чара узды. Әлмәт районының иң яхшы пешекчеләре һәм ашатучылары җыелды. Аларны традиция буенча район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.