Республиканың барлык районнарында, шул исәптән Әлмәттә дә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Бүген район башлыгы ял көне ярминкәсендә булды. Тимур Нагуманов сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, продукция ассортименты һәм бәяләре белән танышты.