Барлык эре хуҗалыкларда да диярлек басуда эшләүчеләрне көндезге һәм кичке аш белән тәэмин итәчәкләр, шул ук вакытта аларны премияләү системасы да сакланачак. Алдынгыларны акчалата бүләкләү хуҗалыкларның үз фондыннан тыш, район бюджетында да каралган.
– Урак өсте җитүгә, күңелем басуда минем, шуңа инде икенче ел рәттән чираттагы ялымны комбайнда эшләп уздырам, – ди нефть оешмасында машина йөртүче Шамил Алимов. Үзенә ярдәмче итеп кече улы Ранилны да ала икән.
– Узган ел 70 меңгә якын акча эшләдем, аны укырга тоттым, шулай ук автомобиль йөртү таныклыгы алу бәхетенә дә ирештем. Хәзер буш вакытларымда әтинең машинасында җилдерәм, – ди кыз.
Кызы белән чиксез горурланган Марат абый да үзенең дәвамчысы булына куана.
– Ике кызым, бер улым бар, барысы да эшкә уңганнар, – ди ул.