Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген хакимият, оешма, предприятие, шулай ук шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында атналык гомумшәһәр планеркасы булды.

Планерка башында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов узган атнага йомгак ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Әлмәт муниципаль районы «Осталар шәһәре 2022» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International