7 октябрьдә Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркы базасында, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе ярдәме белән яшь сайлаучылар арасында "сайлау тарихы, сайлау хокукы һәм сайлау процессы" темасына интеллектуаль уен үткәрелде.
Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалының «Фемида» командасы алды.