Бүген Әлмәт хәрби комиссариатында Россия Федерациясе Кораллы көчләренең уку үзәкләре полигоннары базасында өстәмә әзерлек урыннарына мобилизацияләнгән резервистларны Казанга җибәрделәр.
Әлмәтлеләрне хәрби бурыч үтәлгән урынга озатырга район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров килде.