Игелек һәм хөрмәт көнендә өлкән буын кешеләренә бөтен игътибар бирелә. Беренче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм алдыннан шәһәр паркында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне биредә лаеклы ялга чыккан, ләкин элеккечә актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итүче кешеләр җыелган иде.