30 сентябрьдә 10.30 да «Нефтьче» мәдәният сараенда «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабы башлана.
Әлмәттә зона этабы ике көн дәвамында барачак. Беренче көнне, 30 сентябрьдә, катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар тәкъдим итәчәкләр. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булачак.